Фатирлар буенча рейдның чираттагысы шәһәрнең ике микрорайонында һәм Түбән Мактама бистәсендә булып узды.
Хезмәтләр өчен бурычларны түләү турында кисәтү Вәлиев урамындагы 4 нче йортта яшәүчеләргә ясалды. Биредә минималь бурыч 8 мең сум тәшкил итә, иң югарысы - 246 мең сумнан артык. Гафиятуллин урамындагы 58 нче йортта, Бигәш урамындагы 133 нче йортта яшәүчеләр белән дә сөйләшү алып барылды.
Түбән Мактаманың Совет урамы, 4 һәм Бигәш, 133 адреслары буенча бурычлары булган кайбер фатирларга"КИТ" системасы урнаштырылды, ягъни канализация ябылды.