Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Торак – коммуналь хуҗалык

«Алсу» идарәче компаниясен Нефтьчеләр урамындагы йортны тикшергәннән соң штрафка тартканнар

«Алсу» идарәче компаниясенә төрле хокук бозулар өчен штраф түләргә туры киләчәк.

Әлмәттә Нефтьчеләр урамындагы 29 нчы йортта яшәүчеләр шикаятеннән соң тикшерү узды. Инспекторлар гомумйорт милкен карап тотуга бәйле кайбер хокук бозуларны ачыкладылар.

Тикшерү вакытында чормада чүп-чар, салкын су белән тәэмин итү торбаларының коррозиясе, су агызу системасында агып чыгу, су басу һәм подвалда нормаль вентиляция булмавын ачыклаган. Шулай ук чүп үткәргеч тирәсендә стеналар һәм түшәм дымлануы теркәлгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Алсу» идарәче компаниясе участогы башлыгына карата беркетмә төзелде һәм 25 мең сум күләмендә штраф билгеләнде. Идарәче компаниягә ачыкланган хокук бозуларны бетерергә күрсәтмә биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса