Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Торак – коммуналь хуҗалык

Контакт номерларының актуальлеген Әлмәт районының 25 авария-диспетчерлык хезмәте расламады

Август аенда Россия төзелеш министрлыгы боты хезмәтләргә кабат шалтыраткан, әмма идарәче компанияләрнең 1000 гә якын телефон номеры расланмаган.

Контакт номерларының актуальлеген Әлмәт районының 25 авария-диспетчерлык хезмәте расламады

Бу хакта ТР торак инспекциясе хәбәр итте.
Оешма вәкилләре хәбәр иткәнчә, август аенда Россия төзелеш министрлыгы боты хезмәтләргә кабат шалтыраткан, әмма идарәче компанияләрнең 1000 гә якын телефон номеры расланмаган. Алар арасында районыбыз хезмәтләре дә бар.
Жилинспекция диспетчерларның эше тиешенчә алып барылмаса һәм  шалтыратуларга беркем дә җавап бирмәсә, идарәче компаниягә 300-350 мең сум штраф яный, дип искә төшерә.
Ваемсыз коммуналь хезмәтләрне җаваплылыкка тарту өчен жилинспекциягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса