Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәтнең торак йортларында хокук бозулар табалар

Тикшерү җылыту сезоны башланганчы уза.

Белгечләр Әлмәтнең торак йортларын тикшерүне дәвам итә. Моны җылыту сезоны башланганчы эшлиләр.

Тикшерүчеләр Төзүчеләр урамындагы 13 нче йортны караганнар. Район башлыгыТимур Нагумановның телеграм-канал чатындагы нәтиҗәләре турында башкарма комитет җитәкчесе Айнур Исхаков сөйләде. Ул  бинада 13 хокук бозу очрагы табылуын билгеләп үтте. Бу газүткәргечтә тутыгу эзләре, подвалдагы дымлылык. Моннан тыш, вентиляция тишекләре ябык. Кайнар су белән тәэмин итү системасының коррозиясе бар.

Идарәче компания вәкилләренә акт төзелгән. Якын арада хокук бозулар бетерелергә тиеш.

Фотолар: t.me/nagumanovtd_live

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса