Суүткәргечтә авария участогы алыштырылу сәбәпле, су бирү туктатылды.
Әлмәт шәһәренең Гагарин урамында авария хәлендәге суүткәргеч участогы алыштырыла. Шуңа бәйле рәвештә түбәндәге адреслар буенча йортларга салкын су бирү туктатылды:
Тимирязев урамы, 50
Гагарин урамы, 4
Ленин урамы, 37, «Драмтеатр» (Гагарин ягыннан, 4).
Ремонт эшләре тәмамлангач, су бирү торгызылачак, дип хәбәр итә Әлмәт су каналы.