Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә идарәче компания җитәкчеләренә штраф салынды

Хокук бозучылар 25 мең сум штраф түләячәк.

Татарстанның торак инспекциясенә Совет урамындагы 165а номерлы йортның сигез фатиры хуҗалары мөрәҗәгать итте. Сәбәбе-идарәче компаниянең битарафлыгы.

Инспекторлар торак йортка тикшерү белән килделәр. Соңгы катлардагы фатирларның түшәмнәрендә һәм баскыч ячейкаларында белгечләр түбәдән агып чыккан сары-көрән төстәге тапларны тапканнар. Моннан тыш, су  торбалары тутыккан, ә баскычлар һәм пандус өлешчә җимерелгән.

Толстой урамындагы 3 нче йортта да хокук бозулар табылган. Бер фатир су астында калган. Шулай ук икенче каттан алтынчы катка кадәр штукатурка сибелгән. «Альянс» һәм «РИТЦЖ» идарәче компанияләре җитәкчеләренә протоколлар төзеделәр. Хокук бозучылар 25 мең сум штраф түләргә тиеш, дип хәбәр итә Татарстан Жилинспекциясенең матбугат хезмәте.

Фото: t.me/gji_rt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса