Бу яңа төзелгән суүткәргечне тоташтыру белән бәйле.
Макаренко урамы буенча яңа төзелгән суүткәргеч тоташтырылу сәбәпле, иртәгә, 30 ноябрьдә, 8.00 сәгатьтән эшләр тәмамланганчы салкын су бирү туктатылачак. Бу хакта «Әлмәт-Водоканал» хәбәр итә.
Бигәш микрорайонында (шәхси сектор) су булмаячак.