Урам су үткәргечендәге аварияне бетерү белән бәйле рәвештә 29 июльдә су бирү туктатылачак.
29 июльдә Әлмәттә кайбер йортлар салкын сусыз калачак. Чернышевский урамы – Чапаев урамыннан Тукай проспектына кадәр булган йортларда суны өзәчәкләр. Бу хакта «Әлмәт-Водоканал» хәбәр итә.
Суны 8.30 сәгатьтән алып эшләр тәмамланганчы туктатып торачаклар. Суны бетерү Чернышевский урамы,18 адресы буенча урнашкан урам суүткәргечендәге аварияне бетерү белән бәйле.