Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Казанда пассажир автобуслары бәрелешкәннән соң җинаять эше кузгатылды

Тикшерү комитеты Казанда пассажирлар зыян күргән ике автобуслы каты юл-транспорт һәлакәте факты буенча җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Тикшерү комитетының республика буенча Идарәсе хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, ике «краснобус» белән авария бүген Горький шоссесында булды. «Татар-информ»га ТР сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, һәлакәт нәтиҗәсендә 10 кеше, шул исәптән дүрт бала зыян күргән. Табиблар зыян күрүчеләрнең хәлен уртача авырлык дәрәҗәсе дип бәяләделәр.

Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү турындагы маддә буенча кузгатылган җинаять эше барышы Казан прокуратурасы контролендә, дип хәбәр иттеләр күзәтчелек ведомствосында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса