Түбән Камада студотрядлар өчен мультиформат киңлек барлыкка килде
Түбән Камадагы «Кама Артегы» лагеренда «СО.Здание» Эшли башлады. Тантаналы чарада Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров катнашты.
Түбән Камал ачылган яңа пространство иң соңгы техника белән җиһазландырылган: биредә подкастлар студиясе, 3D-басма һәм VR-технологияләр зонасы эшли. Биналарның дизайны студотрядлар тарихының интерактив музее стилендә эшләнгән. Иркен коворкингта профориентация дәресләре, воркшоплар һәм активлар очрашулары узачак. Бу Россиядә балалар лагере базасында гамәлгә ашырылган беренче шундый проект.
Азат Кадыйров хәрәкәт активистлары, ветераннары һәм югары уку йортлары башлыклары белән хезмәт отрядларын үстерү стратегиясе турында фикер алышты. Мондый мәйданчыклар булдыру-яшь белгечләрнең потенциалын ачуга юнәлдерелгән «Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыруның төп этабы.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia