Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

2026 елның гыйнварыннан Татарстанның күп балалы аналары пенсияләрен арттыра ала

Балалы затын-кызларның пенсиясендә үзгәрешләр.

Хәзер иминият стажына ел ярымга кадәр бала карау буенча ялның барлык чорларын да кертәләр. 
2026 елда Татарстаннан күп балалы аналар өчен яхшы хәбәр: алар пенсияләрен яңадан исәпләү нәтиҗәсендә арттырырга мөмкиннәр.

Эш шунда ки, хатын-кыз бала карау буенча ялда (ел ярымга кадәр) үткәргән вакыт иминият стажы исәбенә керә һәм пенсия баллары китерә. Исегезгә төшерәбез: иминият пенсиясен алу өчен ким дигәндә 15 ел стаж һәм 30 пенсия баллы тупларга кирәк.
2026 елдан башлап иминият стажына ел ярымга кадәр бала карау буенча ялның барлык чорларын да кертәләр — мондый яллар күпме генә булмасын. 

Димәк, биш һәм аннан да күбрәк балалары булган күп балалы аналар пенсияләрен яңадан исәпләүгә гариза бирә ала-һәм, мөгаен, аның күләме артачак. Моны эшләү кыен түгел: «Госуслуги» порталыннан файдаланырга яки шәхсән социаль фонд бүлегенә килергә мөмкин.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса