2025 елда дәүләт торак фонды авария хәлендәге торактан күченүчеләр өчен 43 фатир тапшырган
Барлык фатирлар да торырга әзер булып тапшырыла. тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
2025 елда ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды Казан һәм Биектау районы Башкарма комитетларына гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү өчен 43 төзекләндерелгән фатир тапшырды. Казанлылар дәүләт хисабына «Салават Күпере» торак районында 29 бер бүлмәле һәм 10 ике бүлмәле фатир алачак. Биектау районында авария хәлендәге торактан күчеп килүчеләр Коркачык тимер юл разъезды бистәсендәге йорттан өч ике бүлмәле һәм бер өч бүлмәле фатир алачак.
Фатирлар яшәү өчен әзер килеш тапшырыла: чиста бизәлештә, сантехника, электр плитәләре, хәбәр итүче төтен датчиклары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны читтән торып укуның автомат системасы белән җиһазландырылган.
Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин россиялеләрне авария хәлендәге торактан күчерүне тизләтүне сорады. "Аерым мөһим бурыч — гражданнар тормышы өчен уңайлы мохит булдыру. <...> Барыннан да элек авария хәлендәге торактан күчерү программасын тизләтүне күздә тотам. <...> Кешеләрне трущобалардан чыгарырга кирәк", - дип белдерде Россия Президенты.
2025 елда Дәүләт торак фонды 162 мең кв.м. торак төзегән, бу Татарстанның 3 269 гаиләсен яңа һәм уңайлы фатирлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia