«Алабуга»дагы бер оешма хезмәткәрен ришвәт алган өчен тоткарлаганнар
Бер хещмәткәр миллион сум ришвәт алган.
Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм "Алабуга ППТ" МИЗ куркынычсызлык хезмәте тәэмин итүчеләрнең берсеннән «откат» рәвешендә миллион сум алган өчен хезмәткәрләренең берсен тоткан.
Сүз «СтройТрест Алабуга» ҖЧҖ белгече турында бара. Аңа карата «ришвәт алу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
"Безнең компания коррупциягә түземсезлек күрсәтә. Безнең куркынычсызлык хезмәте хокук саклау органнары белән тыгыз элемтәдә эшли. Безнең уртак тырышлыгыбыз хокукка каршы гамәлләрне оператив рәвештә ачыкларга һәм туктатырга мөмкинлек бирә. Без Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендәге хезмәттәшләребезгә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәтле",-дип белдерделәр "Алабуга" МИЗ матбугат хезмәтендә, дип яза «Татар-информ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia