Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Казанда махсус операция ветераннары өчен пара-тхэквондо буенча мастер-класс үткәреләчәк

Якшәмбе, 7 декабрьдә, Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда махсус хәрби операция барышында һәлак булган геройлар истәлегенә багышланган тхэквондо буенча яшүсмерләр турниры узачак.

Турнир программасында пара-тхэквондо буенча мастер-класс аерым урын алачак. Аны махсус операция ветераннары өчен үткәрәчәкләр, дип хәбәр итә вакыйганы оештыручылар.


Спортчылар һәм тренерлар сәламәтлек буенча төрле чикләүләр булганда тхэквондо белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә торган махсуслаштырылган техникаларны һәм алымнарны күрсәтәчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Авыр яраланудан соң тернәкләнергә туры килгән махсус операциядә катнашучыларның берсе инде бу спорт төрен үзләштерә һәм Россия чемпионатында катнашырга әзерләнә.

Чара «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында узачак, ул спорт аша махсус операциядә катнашучыларны социаль адаптацияләүгә һәм физик реабилитацияләүгә юнәлдерелгән.

Турнирның ярыш өлешендә Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан, шулай ук күрше төбәкләрдән 10 яшьтән 14 яшькә кадәрге спортчылар катнашачак. Ярышлар Ульяновск, Тольятти, Чабаксар, Яр Чаллы, Әлмәт, Арча, Байлар Сабасы, Питрәч һәм Биектау тхэквондистларын берләштерәчәк.

Турнир чараларына ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова, «Ватанны саклаучылар» фондының ТР буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина һәм свода катнашучылар һәм аларның гаиләләре белән эшләү буенча Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәлилетдинов килер дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса