Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Минзәләдә законсыз чүплек юк ителгән

Минзәләдә Кама буе идарәсе инспекторлары элек ачыклаган зур чүплекне бетерү төгәлләнде.

Минзәләдә Кама буе идарәсе инспекторлары элек ачыклаган зур чүплекне бетерделәр. Кагыйдә бозу 5 897 кв.метр мәйданлы, 8 845 кубометр күләмле һәм 3 метрга кадәр биеклектәге калдыкларны шәһәр территориясендә туплаудан гыйбарәт иде. Бу хакта ТР экология министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Экологлар туфракка китерелгән зыянны исәпләгәннәр-3,6 млн сум. Минзәлә районы башкарма комитетына кисәтү һәм дәгъва хаты җибәрелгән, әмма зыян күләме түләнмәгән булып кала.

Кама буе идарәсе Татарстан республикасы арбитраж судына мөрәҗәгать итте. Эшне карау барышында яклар бәхәсне туктату өчен килешү төзеделәр.

Чүплекне бетерү район бюджетының экологик түләүләрдән кергән керемнәре хисабына финанслана торган табигатьне саклау чаралары исемлегенә кертелде. Территорияне җыештыру һәм рекультивацияләү эшләре төгәлләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса