Түбән Камада суд инфекция аркасында пекарняны япты
Түбән Камада суд Гагарин урамындагы «Хлеб и точка» пекарнясының эшен туктатты.
Түбән Камада суд инфекция аркасында пекарняны япты
Түбән Камада суд Гагарин урамындагы «Хлеб и точка» пекарнясының эшен туктатты, чөнки бер кешедә эчәк инфекциясе тапканнар. Бу хакта мәгълүмат Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе сайтында пәйда булды.
Ведомство хезмәткәрләре бинада санитария законнары нормалары бозылуын ачыклаган. Әйтик, азык-төлек продуктларын саклаганда товар күршелеге бозылган, ә эшкә медицина тикшерүен тулысынча узмаган һәм гигиена белеменнән башка хезмәткәрләр кертелгән.
Сатудан 69,88 кг күләмендәге 11 партия азык-төлек алынды.Моннан тыш, җитештерү җиһазлары һәм кисү инвентарьлары юылган урыннарда эчәклек таягы төркемендәге бактерияләр табылды.
Юридик затка административ хокук бозу һәм эшчәнлекне вакытлыча тыю турында беркетмәләр төзеделәр.
Суд пекарня эшчәнлеген 90 тәүлеккә тыю турында карар кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia