Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда ОРВИ һәм грипп йоктыручылар арта: бер атнада 44 процент

10 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Татарстан республикасында грипп һәм ОРВИ белән 8982 кешенең авыруы билгеле.

10 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән 8982 кеше авырган. Бу узган атнага караганда 44% ка күбрәк, әмма эпидемиологик бусагадан 35% ка түбәнрәк. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң күп авыручылар 7-14 яшьлек укучылар арасында - аларның саны 85% ка арткан. Моны салкынаю, балаларның каникулдан мәктәпләргә кайтуы белән бәйлиләр. Әлегә нигездә грипп түгел, ә гадәти салкын тию китереп чыгаручы вируслар йөри.

Грипптан республикада яшәүче 1,8 миллионнан артык кеше прививка ясаткан-бу барлык халыкның 49% ка якынын тәшкил итә. Шул ук атнада коронавирусның 109 очрагы ачыкланган. Бу алдагы атнага караганда 17% ка күбрәк.

Балалар ешрак авырый, чөнки аларның иммунитеты әле формалаша, ә вируслар мәктәпләрдә һәм бакчаларда җиңел тарала.

Төп саклану чаралары:

гигиена сакларга, кулларны ешрак юарга;
сәламәт яшәү рәвеше алып барырга;
гриппка каршы прививка ясатырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса