Татарстанда инфекцияле сынуларны дәвалау өчен яңа имплантат уйлап табылды
Татарстан фәнни-медицина коллективы дөньяда беренчеләрдән булып, сынуны һәм инфекцияне берьюлы дәвалаучы уникаль имплантат эшләп чыгарды. Яңа прибор инде беренче клиник сынауны уңышлы узды.
Казан фәнни-медицина төркеме эренле һәм йогышлы сөяк сынуларын дәвалау өчен яңа имплантат эшләгән. Ьиёаз беренче клиник сынауны уңышлы узган. Операция Татарстан Республикасы клиник хастаханәсендә үткәрелгән, һәм авыруны тиздән юкка чыгарырга планлаштыралар.
Яңалыкны Казан федераль университеты, Казан дәүләт медицина университеты һәм Республика клиник хастаханәсе белән берлектә бер ярым ел эшләп чыгарган. Сөяк эченә урнаштырыла торган штифт бер үк вакытта сынуны терки дә, алтынсу стафилококк китереп чыгарган инфекцияләрне дә дәвалый. Ул зарарланган урында инфекцияне юк итүне тәэмин итә.
Проектны КФУның Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты кафедрасы мөдире Оскар Саченков җитәкләгән. Клиник сынауда КДМУның травматология, ортопедия һәм экстремаль медицина хирургиясе кафедрасы мөдире Илдар Әхтәмов катнашкан. Имплантатның челтәрсыман структурасыннан сөяк цементы һәм антибиотикларның бүленеп чыгу процессы КДМУның гомуми патология кафедрасы мөдире Сергей Бойчук һәм табиб Рәшит Шәфигулин тикшергән.
Имплантат титан эретмәсеннән ясалган һәм селектив лазерлы технологиясе ярдәмендә эшләнгән. Аның челтәрсыман төзелеше антибиотик белән сөяк цементы белән тулыландырыла. Штифт урнаштырылганнан соң, препарат акрынлап бүленеп чыгып, ялкынсыну урынына турыдан-туры тәэсир итә.
Эшнең катлаулы этапларыннан берсе - металл үрнәкләр ясарга кирәклеге иде, чөнки лабораториядә титан белән эшләү өчен үз 3D-принтеры юк иде. Прототипларны 3D-принтерлар эшләүче оешма белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә әзерләргә сцйлщшщлщр, бу кирәкле детальләрне тиз алырга мөмкинлек бирщ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia