Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Камал театрында халык язучысы Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе узды

Казанның Камал театрында бүген Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан хәтер кичәсе узды. Кичәнең мактаулы кунагы ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов иде.

 Камал театрының Зур залында Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның 90 яшьлегенә багышланган Хәтер кичәсе узды. Кичәнең кунагы ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан республикасы рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов булды.

«Туфан аганың һәр сүзе, һәр сынаулы карашы безнең күз алдыбызда. Ул безгә үзенең йөз яшьлек Әлмәндәрен калдырып китте, һәркайсын безгә васыять дип атый алырлык әсәрләрен, дистәләгән чыгышларын калдырды, шулардан без әле дә үзебез өчен зирәклек алып киләбез – алар барысы да безнең өчен тәрбия китабы кебек. Ул Әлмәндәре кебек озак яшәсә,Туфан абыйның яңа театр бинасына сөенер иде! Халкыбыз, милләтебез хакына күпме изге эшләр кылыр иде ул. Ул безнең арада булмаса да, аның бер генә сүзе дә, бер генә әсәре дә рухи кыйммәтен югалтмады», – дип билгеләп үтте үз чыгышында Марат Әхмәтов.


Ул шулай ук күренекле драматург турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

«Үз вакытында, күп еллар элек республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев: "Туфан – тирән мәгънәле әсәрләрнең бетмәс-төкәнмәс чыганагы», - дип әйткән иде. Безнең өчен Туфан абый – туган теле, халкыбыз язмышы өчен бөтен җанын биреп, якты тормыш алып барган кеше. Кыюлык, ихласлык, үз юлыңа какшамас тугрылык һәм үз халкыңа чиксез мәхәббәт – болар аның сыйфатлары иде», – дип ассызыклады Әхмәтов.


Хәтер кичәсе барышында спектакльләрдән өзекләр, видеоязма фрагментлары күрсәтелде, сәхнәдән танылган артистлар башкаруында шигырьләр һәм җырлар яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса