Әлмәтлеләр алгы сызыкка техника һәм азык-төлек озатты
Әлмәт районы махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә ярдәм озатуны дәвам итә.
Әлмәт районыннан фронтка яңа гуманитар ярдәм озатылды
Әлмәт районы махсус хәрби операциядәге сугышчыларны хуплауны дәвам итә. Район территориясеннән алгы сызыкка 15 тонна йөк белән 56нчы гуманитар колонна юлга чыкты.
Ярдәм сугышчыларның иң мөһим ихтыяҗларын исәпкә алып җыелды. Посылкалар эчендә азык-төлек, беренче ихтыяҗ әйберләре, дарулар, шулай ук квадроцикллар, дроннар, генераторлар, аккумуляторлар һәм маскировка чаралары кергән.
Хәрби операция башланганнан бирле район фронтка барлыгы 585 тоннадан артык гуманитар йөк озаткан, суммасы 630 миллион сумны тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia