Татарстан электромобильләр өчен зарядка станцияләрен санын 350гә җиткерергә ниятли
Татарстанда электромобильләр өчен зарядка станцияләре санын 2028 елга кадәр 350 берәмлеккә җиткерергә планлаштыралар.
Татарстанда электромобильләр өчен зарядка станцияләре санын бер ярым тапкырга арттырырга ниятлиләр
2025 ел башына Татарстан Республикасында 250гә якын зарядка станциясе исәпләнә.
2028 елга Татарстан Республикасында электромобильләр өчен зарядка станцияләре санын 350 берәмлеккә җиткерергә ниятлиләр. 2025 ел башына аларның саны 250 гә якын булган, дип аңлашыла «Татарстан Республикасында электр автомобиль транспорты өчен зарядка инфраструктурасын үстерү»дәүләт программасыннан. Программага үзгәрешләр кертү турындагы карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Элек планнар тыйнакрак иде: документның алдагы варианты станцияләр санын 2027 елга 251 гә кадәр генә арттыруны күздә тоткан иде. Төбәктә электромобильләр паркының үсеш динамикасы инфраструктураны киңәйтүнең актуальлеген раслый. 2025 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 1 684 электромобиль теркәлгән — 2024 елда аларның саны ике тапкырга диярлек арткан (760 машинага).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia