Төбәк муниципалитетлары белән узган видеоконференциядә авыл хуҗалыгының төп темасы көзге культураларның хәле булды.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәкнең барлык муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция үткәрде. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматы буенча, көзге культураларның 82%ы (403 мең гектар) яхшы хәлдә, 17%ы (83 мең гектар) уртача хәлдә. Шул ук вакытта 1%ы (5 мең гектар) начар хәлдә дип билгеләнгән.
Җәббаров сүзләренчә, салкыннар кергәннән соң, шытымнардагы шикәр микъдарын билгеләү эшләре планлаштырыла.