4000дән артык социаль килешү: Татарстанда «Гаилә» проекты нәтиҗәле эшли
Ел башыннан бирле Татарстанда «Гаилә» проекты кысаларында 4 026 социаль килешү төзелде. Килешүләрнең төп өлеше эш эзләү һәм шәхси эшмәкәрлек ачу өчен бүленгән, бу ярлылыкны киметүдәге төп чараларның берсе санала.
«Гаилә» илкүләм проекты рамкаларында Татарстанда 4 026 социаль килешү төзелгән. Статистика буенча, аларның яртысыннан күбеше (1 921) эш табу, ә 1 472се – шәхси эшмәкәрлек ачу өчен булган. Шулай ук 168 кешегә ярлылыкны киметүдә социаль ярдәм күрсәтелгән.
Социаль килешүнең төп максаты – кешеләргә вакытлыча ярдәм күрсәтү түгел, ә аларга даими керем чыганагы булдырырга ярдәм итү. Моның өчен һәр гаилә өчен аерым программа эшләнә.
Министрлык бирелгән акчаларны бары тик килешүдә күрсәтелгән максатлар өчен генә кулланырга мөмкин икәнлеген ассызыклый. Эльмира Зарипованың белдерүенчә, бу программа ярлылыкны җиңүдә нәтиҗәле чара булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia