Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда сайлау участокларында грипптан вакцинация үткәрелергә мөмкин

14 сентябрьдә, сайлау участокларында гриппка каршы вакцинация пунктлары эшләргә мөмкин.

Татарстан республикасының сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Альмир Абашев белдергәнчә, республика буенча бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, сайлау участокларында гриппка каршы вакцинация пунктлары эшләргә мөмкин.

Бу инициатива сайлау участогы җитәкчесе белән алдан килешеп куелачак. Шулай итеп, сайлауларда катнашканнар, шул ук урында, грипптан саклану өчен бушлай вакцинация уза алачак.

Матбугат конференциясеннән соң министр вазифаларын башкаручы үзе дә «Утрикс Квадри» вакцинасын алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса