Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Бердәм тавыш бирү көне – 2025: Татарстанда зур сайлау кампаниясе уза

Алда бик әһәмиятле сайлаулар көтелә.


14 сентябрьдә Татарстанда бөтен республика буенча бердәм тавыш бирү көне үтәчәк. Бу көндә халык Татарстан республикасы рәисен һәм 7663 җирле үзидарә органнары депутатын сайлыйчак.

Бу — 2025 елның иң зур сайлау кампаниясе, анда 11 меңнән артык кандидат катнаша.

Ни өчен бу сайлаулар бик әһәмиятле?

Җирле үзидарә — ватандашларга иң якын торган хакимият дәрәҗәсе. Нинди ишегалларының беренчеләрдән булып төзекләндерелүе, кайсы мәктәпкә ремонт ясалу, кайда яңа спорт комплексы төзелү – моның барысы да депутатлар кабул иткән карарларга бәйле. Аларның һәрберсе тормышыбызның ни кадәр уңайлы булачагын искәртә, йогынты ясый.

Шулай ук, җирле депутатлар авыр торышлы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәләр. Аларга эш табу, торак мәсьәләләрен хәл итү, дарулар алу һәм медицина кораллары белән тәэмин итү өчен мөрәҗәгать итәргә була. Парламентарийлар, шулай ук, пенсия, хокукый һәм милек проблемалары буенча киңәшләр бирәләр, әйләнә-тирә мохитне яклау һәм тәртипсезлекләрне бетерү өчен дә ярдәм күрсәтәләр. «Татарстан – казанышлар республикасы» порталы хәбәр итүенчә, һәрбер сорау контрольдә тотыла һәм ватандашларга конкрет ярдәм күрсәтелә.

Актив һәм җаваплы депутатны сайлау — ул үз ишегалдыгызның, урамыгызның, районыгызның һәм бөтен Татарстанның киләчәгенә тәэсир итү мөмкинлеге.

Сезнең тавыш — сезнең киләчәк

Сентябрь сайлауларында республикада илнең барлык төп сәяси көчләре: «Бердәм Россия», «Яңа кешеләр», ЛДПР, КПРФ, «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Россия коммунистлары», шулай ук «Социаль гаделлек өчен» пенсионерлар партиясе катнашачак.

Партия вәкилләре белән беррәттән, тавыш бирүдә бәйсез кандидатлар да катнаша. Бу һәрбер сайлаучыга үз мәнфәгатьләрен яклаучы затны табу өчен киң мөмкинлек ача.

Акыллы сайлау — уңышлы киләчәкнең төп шарты

Истә тотарга кирәк: партия үсешнең гомуми юнәлешен билгели, сезнең округтагы  эшләрне конкрет кеше – депутат башкара. Шуңа күрә кандидатны сайлаганда, аның  шәхси сыйфатларын: тәҗрибәсен, принципларын һәм территорияне үстерү планын да игътибарга алырга кирәк.

14 сентябрьдә үз сайлау участогыгызга килеп, үз тавышыгыз белән районыгызның һәм бөтен Татарстанның киләчәген билгеләгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса