Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Хәрби хезмәткә килешү төзегән өчен иң югары түләүләр Татарстанда

Саклану министрлыгы белән килешү төзегән өчен түләүләр Татарстанда башка төбәкләргә караганда ике-өч тапкырга күбрәк.

«Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында Килешү буенча хәрби хезмәткә җыю пункты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сәфиуллин шул хакта  сөйләде.

«Безнең төбәк илнең башка субъектларыннан да гражданнар безгә омтылсын өчен отышлы шартлар тудырып, тренд билгели. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, Россия Кораллы көчләренә килешү буенча хәрби хезмәткә керергә теләүчеләрне социаль түләүләр һәм ташламалар белән ике, хәтта өч тапкырга күбрәк тәэмин итәбез», – дип сөйләде Рөстәм Сәфиуллин.

Ул түләүләр суммасы – 1,5 миллионга кадәр җитә диде, бу илдәге иң югары түләүләрнең берсе.

«Бүгенгә килешү буенча хәрби хезмәткә китүче барлык кандидатларның 30 проценттан күбрәге, башка төбәкләрдә яшәүчеләр. Бу якын-тирәдәге төбәкләрдә генә түгел, ә Әстерхан, Брянск һәм Курск өлкәләрендә яшәүчеләр дә», – дип өстәде ул.

Килешүне бер эш көне эчендә имзаларга була, диде Килешү буенча хәрби хезмәткә җыю пункты җитәкчесе урынбасары.

«Кандидат хәрби комиссариатка яки Килешү буенча хәрби хезмәткә җыю пунктына килгәч, теркәлү бер эш көне дәвамында башкарыла. Соңыннан алар хәрби частькә җибәрелә һәм тиешле барлык ярдәмне, шул исәптән кораллар һәм рюкзаклар ала, шулай ук тиешле инструктаж уза. Соңыннан частькә килгәч, аларны белгечлек һәм хәрбинең эшчәнлек юнәлеше буенча бүләләр», – дип сөйләде рөстәм Сәфиуллин.

Килешү буенча Татарстаннан хәрби хезмәткә китүчеләрне Ростов-Дон, Ульяновскидагы хәрби частьләргә һәм исемле батальоннарга җибәрәләр.

Рөстәм Сәфиуллин әйткәнчә, элегрәк килешү буенча хәрби хезмәткә 40 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар китсә, хәзер исә бу категориядәге хәрбиләрнең уртача яше яшәргән.

«Быел срочникларның йөздән артыгы шундук килешү төзеде», – дип өстәде ул.

Хәрби хезмәткә китәргә теләүчеләр өчен кирәк булган очракта яңадан укыту да каралган. Пилотсыз очу аппараты операторларына ихтыяҗ аеруча зур, шулай ук техник-ремонтчы кебек башка профессия ияләре дә кирәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-xarbi-xezmatka-kilesu-tozegan-ocen-tulaular-baska-tobaklarga-karaganda-yugary-5890455

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса