Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан вице-премьеры билгеле

Татарстан Дәүләт Советы бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының элеккеге башлыгы Фәнил Аглиуллинны республика вице-премьеры итеп билгеләүне хуплады.

Фәнил Аглиуллин ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында эшләгәнче күп еллар эчке эшләр министрлыгында хезмәт итә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының югары вазифаи затларның иминлеген тәэмин итү үзәгенең махсус әзерлек бүлеге начальнигы урынбасары була, аннары республика башлыгының иминлек хезмәтен җитәкли, бер үк вакытта аның ярдәмчесе була.

«Бу билгеләнүдән бер дә курыкмадым. Мин баштан ук биредә булган балаларга ярдәм итә башладым, һәм минем беренче визитым монда, Евгений Варакинга (Татарстанның ЛНРда элекке вице-премьеры), 2022 елның ноябрендә булган. Шул вакыттан бирле мин гуманитарка белән шөгыльләнә башладым, монда ничә тапкыр булганымны хәтерләмим – биш-алты, бәлки күбрәк тә», – диде Аглиуллин.

Ул билгеләп үткәнчә, һәр килү белән мондагы балаларга гына түгел, ә тыныч халыкка да никадәр авыр икәнен аңлаган.

«Рәискә ышанычы өчен зур рәхмәт әйтәсем килә һәм барлык өметләремне аклармын, объектларны мөмкин кадәр тизрәк торгызу өчен, Лисичанск һәм Рубежный халкы уңайлы яңа шартларда яшәсен өчен  эшләячәкмен», – дип белдерде Фәнил Аглиуллин.

 Донбасска куратор сыйфатында барыр алдыннан Аглиуллин ЛНР территориясендә Изге Георгий ирекле бригадасы полигонында хәрби әзерлек уза. «Полигонда аның чынлыкта кем икәнен беркем дә белми иде», - дип уртаклашты Татарстан парламенты депутаты Эдуард Шәрәфиев. Аглиуллин тактик медицина курсын, хәрби көйләүне, шулай ук төрле атыш коралларыннан атуны үтә, шул ук вакытта бик югары нәтиҗәләр күрсәтә. 

Бу хакта тулырак сайтта таныша аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса