Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

«Барысы да Җиңү өчен» телевизион марафонына Ришат Төхвәтуллин да кушылды

...

 ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында узучы «Барысы да Җиңү өчен!» телевизион марафонына "Болгар радиосы" студиясеннән Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин һәм хәрби хезмәттә булган баянчы Разил Камалов кушылды.

Атказанган артист Ришат Төхвәтуллин башкарган “Агымсу юлын таба” җырын Шамил исемле егет махсус хәрби операция зонасында җырлаган. Шамил ялга кайткач, Ришат концертына да килгән була. Атказанган җырчы, әлеге җырны “Болгар радиосы” эфирында да башкарып узды.

Марафонның башлап йөрүчесе — ОНФның Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге. Теләге булган һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга матди ярдәм күрсәтә ала. Моның өчен экранда күрсәтелгән QR кодны кулланырга кирәк була. Җыелган ярдәм Татарстаннан мобилизацияләнгән һәм үз теләге белән баручыларга тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса