Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Ренат Вәлиуллин Татарстан вәкиллекләренең ачылуында Минтимер Шәймиевнең роле зур икәнен билгеләп узды

Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин фикеренчә, Татарстан вәкиллекләрең ачылуы республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәме белән башкарылган.

«Татарстан вәкиллекләренең ачылуы — Минтимер Шәймиев башлангычы. Хәзерге вакытта республика вәкиллекләренең бик күп төбәкләрдә һәм чит илләрдә уңай һәм нәтиҗәле эшләүләрен күрәбез. Вәкиллекләрнең ачылуы Татарстанның имиджын күтәрде, аның икътисади, мәгариф һәм мәдәни багланышларын камилләштерде», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, Минтимер Шәймиевнең Татарстан Республикасы «Яңарыш» Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының попечительләр советын җитәкләвен дә бер дә юктан гына булмады: «икътисади вазгыять даими рәвештә алышынып торуга карамастан, зур хезмәт һәм чын мәгънәсендә рухи батырлык эшләде», — диде ул.

«Болар барысы да Минтимер Шәриповичның Татарстан тарихында һәм Татарстанның бүгенгесендә тоткан зур урынын күрсәтеп тора», — диде Ренат Вәлиуллин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса