Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

«Татарстан-24» телеканалында яңа проект тормышка ашырыла

«Татарстан киңлекләре буенча» телепроекты — ул республиканың күренекле мәдәни-тарихи объектлары белән танышу гына түгел, хәзерге Татарстан территориясендә яшәүчеләр тормышындагы аз билгеле фактларны эзләү дә.

«Татарстан-24» телеканалында «Татарстан киңлекләре буенча» проекты тормышка ашырыла. Бу туган якны өйрәнү темасына багышланган реалити тамашада республиканың әйдәп баручы тарихчылары, экспертлары һәм җирле халкы катнаша. Ике төп герой Лилия Шиһаби һәм Григорий Корнилов Идел һәм Кама буйлап сәяхәт итә. 

Ике кино төшерү төркеме берничә ай эчендә йөзләгән чакрым юл узды. Казан, Свияжск, Алабуга, Югары Ослан, Чистай, Әлмәт, Кама Тамагы, Тәтеш, Биләр һәм, ниһаять, Бөек Болгар.

Катнашучыларның кызыксынуы Татарстанның күренекле мәдәни-тарихи объектларында да, киң җәмәгатьчелектән ерак еллар тарихында яшеренгән, вакыйгаларның асылын һәм сәбәпләрен ачучы, тарихта мөһим роль уйнаган тарихи персонажларда да урын алган.

Проектны инстаграмда карап барырга була

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса