Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Коронавирус нәтиҗәсендә «Халык контроле»нә килгән мөрәҗәгатьләр саны арткан

Октябрьдә «Халык контроле» системасында татарстанлылар «Сәламәтлек саклау» юнәлеше буенча 652 мөрәҗәгать калдырган - бу сентябрь белән чагыштырганда 200 гаризага күбрәк һәм август хәбәрләре саныннан 2,5 тапкырга диярлек артып китә.

Татарстанлылар барыннан да ешрак белгечкә (поликлиникада яки дәүләт хезмәтләре аша) язылу мөмкинлегеннән, талоннар җитмәүдән һәм медицина учреждениеләрендә персоналлар җитмәвеннән зарлана. Гаризалар саны буенча Казан алда бара, шулай ук аннан  Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Питрәч һәм Алабуга да калышмый.

«Сәламәтлек саклау» категорияләре буенча мөрәҗәгатьләрнең саны арту көз өчен традициягә әйләнде, әмма быел эпидемиологик хәлнең начар булуы да чагылыш таба. «Бу поликлиникага мөрәҗәгатьләр санының артуына, өйгә табиб чакырулары, call-үзәкләргә шалтыратулар санының артуына китерә», - дип аңлата «Халык контроле» системасының баш модераторы, регион белән идарә итү үзәгенең проект офисы рәисе Сәрия Сабурская.

Коронавирус республика халкы еш зарлана торган медицина учреждениеләрендә кадрлар кытлыгын да көчәйтте: табибларга еш кына коронавирус пациентлардан  йога, ә «сафтагыларга» икеләтә йөкләнеш белән эшләргә туры килә. "Шуңа күрә без барыбызны да үз сәламәтлегебезгә һәм тирә – юньдәгеләрнең иминлегенә мөмкин кадәр җаваплы карарга - коронавируска каршы барлык кагыйдәләрне үтәргә, прививка ясатырга, ә эшләми торган көннәрне өйдә үткәрергә чакырабыз, – дип мөрәҗәгать итә халыкка кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская.

Табибка язылу, медикларны өйгә кабул итү һәм чакыруны озак көтүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләр ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә турыдан-туры килә. 10 ай эчендә омбудсмен аппаратына һәм шәхсән аңа шундый сораулар белән 213 татарстанлы мөрәҗәгать итте. Аларның берсе – Казан шәһәрендә яшәүче – сентябрь урталарында  өйгә чакырткан табиб госпитализацияләүгә юллама бирмәвенә зарланган. Шикаять буенча мәгълүмат шул ук көнне Сәламәтлек саклау министрлыгына җибәрелгән. Хәл мөрәҗәгать итүче стационарга җибәрелгәнче вәкилнең шәхси контролендә булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса