Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Рөстәм Миңнеханов: Бөтенроссия халык санын алуда катнашу – һәркемнең гражданлык бурычы

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

Күп функцияле үзәк  Чистай урамы 5 нче йорт адресы буенча урнашкан, бүген – яңа үзәкнең беренче эш көне. КФҮнең яңа офисында кабул итү өчен 50 тәрәзә бар, мәйданы 1 725 кв. м. тәшкил итә.

Анда гражданнарны кабул итү өчен барлык кирәкле җиһазлар, көтү зоналарында диваннар, персонал өчен саклау бүлмәләре һ.б. лар белән җиһазландырылган.

Яңа күп функцияле үзәк турында Рөстәм Миңнехановка «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәге» ДБУ директоры Ленара Мозаффарова сөйләде.

Татарстан Президенты гражданнарны кабул итү залын, хезмәткәрләрнең хезмәт зонасын, киңәшмәләр залын, уку сыйныфын карады, шулай ук махсус җиһазландырылган психологик бушану бүлмәсен карады.

Күп функцияле үзәктә Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия халык санын алуда катнашты.

Соңыннан Татарстан Президенты массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Бөтенроссия халык санын алуда катнашу – һәркемнең гражданлык бурычы.

"Безнең ил – бик зур, күп милләтле, күп динле ил. Һәм, әлбәттә инде, дәүләт безнең илдә кем яши, нинди яшьтәге гражданнар, нинди милләт вәкилләре, аларның белемнәре турында мәгълүматка ия булырга тиеш. Бу мәгълүматларның барысы да – хакимият органнары эше өчен бик мөһим. Бу нинди мәктәпләр кирәк булуын, халыкның нинди мәнфәгатьләрен кайгырту, һәм әлеге халык санын алу киләчәктә дөрес карарлар кабул итү өчен зур мөмкинлекләр бирүен планлаштырырга ярдәм итә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

 

 

ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса