Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

«Китап» радиосы марафоны белән бәйле хәлләрдән соң Башкортстанда эшче төркем төзелә

Эшче төркем 14 ноябрьгә кадәр була.

Башкортстанда «Китап» радиосының автойөрешен автоматлар белән каршы алганнан, кайбер районнарга коллективны кертмәгәннән соң Башкортстан Республикасында махсус эшче төркем төзелде.

«Башкортстанда җанисәпнең дөрес һәм чын булуын телибез. Чөнки, ким дигәндә, киләсе 10 елда төрле дәүләт органнары шул мәгълүматны кулланачак. Бүген без халык санын алып кына калмыйбыз, ә үзебезнең һәм балаларыбызның киләчәгенә нигез салабыз. Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты Башкортстанда җанисәп вакытындагы вазгыятьне контрольдә тоту һәм мониторинглау өчен махсус эшче төркем оештыру карарын кабул итте», — диде Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Башкортстан Корылтае депутаты Заһир Хәкимов.

Аның сүзләренчә, бу карарны кабул итәргә аларны «Китап» радиосының Казан-Уфа-Казан автойөреше вакытындагы хәлләр дә этәргән. Исегезгә төшерәбез, кичә «Китап» радиосын Башкортстанның берничә авыл һәм районнарына кертмәделәр. Ә Дүртөйле шәһәрендә коллективны, гомумән автоматлы Росгвардия хезмәткәрләре каршы алды, иҗат төркемен машина озата йөрде.


Рамил Гали/архив
«Китап» радиосының Башкортстандагы автойөреше вакытында начар вакыйгалар булды. Бу эшче төркем шундый хәлләрдән сакланырга булыша», — диде Заһир Хәкимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Без барлык мөрәҗәгатьләрне, кешенең нинди милләттән булуына карамыйча, кабул итәргә әзер. Кирәк очракта, Башкортстан Республикасы халыклары Ассамблеясыннан коллегаларыбызны да җәлеп итә алабыз», — дип ассызыклады ул.

Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитетына Уфа шәһәре, Рихард Зорге урамы, 9/1 йорт адресы буенча яки kongresstatarrb@gmail.com электрон почтасына, шулай ук, +7(919)145-46-51 һәм 8(347) 246-48-45 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса