Китап» радиосы һәм уфалылар Тукай һәйкәле янында «Туган тел» җырын башкарды
Тукай һәйкәленә чәчәкләр дә салдылар.
«Китап» радиосы командасы һәм Башкортстан халкы Казан-Уфа-Казан автойөреше вакытында Уфадагы «Нур» татар драма театры каршындагы Габдулла Тукай һәйкәле янында «Туган тел» җырын башкарды.
Кичә «Китап» милли радиосының «Мин матурлык эзләп йөрим…» автомарафоны Уфага килеп җитте. Кунакларны татар оешмасы җитәкчелеге, радио тыңлаучылар, журналистлар каршы алды.
Чарада катнашучылар Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Соңыннан барысы бергә «Туган тел» җырын башкарды. Шулай ук «MINGAZOV» кавер төркеме татар һәм башкорт халыкларына яхшы таныш булган җырлар тәкъдим итте, радионың башкарма продюсеры Лилия Кадырова шигырьләр сөйләде.
Казан-Уфа-Казан автойөреше 25 октябрьдә Казанда башланды. Әлеге вакыт эчендә автомарафонда катнашучылар Татарстанның Мамадыш, Минзәлә, Актаныш районнарында, Чаллы шәһәрендә, Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә, Үрге Яркәй авылында, Чакмагыш районында һәм Уфада булды.
Бүген чараның соңгы көне. Хәзерге минутта төркем Башкортстан буенча марафонны дәвам итә. Соңрак ул Татарстанның Әлмәт шәһәрендә дә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа