Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанның 485 волонтеры бөтенроссия халык санын алу вакытында ярдәм итәчәк

Һәр муниципаль районда волонтерлар эшчәнлеген оештыру буенча индивидуаль эш алып барыла, волонтерларның эш графиклары төзелгән.

Бөтенроссия халык санын алуны уздыру чорында Татарстан республикасының 45 муниципаль районы территориясендә 485 волонтерны җәлеп итү планлаштырыла, аларның 311е республиканың 58 күп функцияле үзәкләрендә һәм 174е исәпкә алучыларның мобиль бригадалары эшендә ярдәм итү өчен җәлеп ителәчәк.

ТР иреклеләр үзәге мәгълүмати-ресурс үзәге җитәкчесе Айрат Мөбарәкшин сүзләренә караганда, һәр муниципаль районда волонтерлар эшен оештыру өчен җаваплы кеше билгеләнгән, алар өчен укулар уздырылган: «Җаваплы белгечләр үз районнарында дәүләт статистикасының территориаль органы һәм күп функцияле үзәк вәкилләре белән коммуникацияләр алып бара инде».

Айрат Мөбарәкшин шулай ук яңа COVID-19 коронавирус йогышы таралуга бәйле яңа чикләүләр кертелү белән бәйле рәвештә, муниципаль районнарга волонтерларны җәлеп итү һәм шәхси саклану чараларын көчәйтү буенча тәкъдимнәр җибәрелде, дип билгеләп үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса