Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Бремен музыкантларының җырын татар телендә дә башкардылар

Җырны 11 телдә башкардылар.

Татар вариантын Эльмира Кәлимуллина, Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Сәрия Мәрдәнова тәкъдим итте.

Бремен музыкантларының «Ничего на свете лучше нету» җырын Россия халыкларының 11 телендә, шул исәптән татар телендә дә башкардылар. Видео YouTube Russia рәсми каналында урнаштырылган.


Музыкаль клип "Google һәм Россия фәннәр академияясенең тел белеме институтының уртак проекты "Вместо на своем"  өчен төшерелгән. 18 башкаручы балачакның иң яраткан җырларының берсен башкарырга, башка иҗади кешеләрне туган телләрендәге видеоконтентка илһамландырырга берләште.

Проект Россиянең мәдәниятенең һәм телләрнең күптөрлелеген ассызыклау, туган телдә контент ясаучыларга ярдәм итү өчен булдырылган. 

Проектта татар башкаручылары да катнашты - «Голос» проекты финалисты Эльмира Кәлимуллина, «Голос. Балалар» конкурсы җиңүчесе Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм «Вместе на своем» конкурсында җиңүче Сәрия Мәрдәнова. Шулай ук удмурт телендәге клипта «Евровидение 2012» йолдызлары Буран әбиләре дә җырлады.

Клиптан тыш, YouTube Russia каналында Россия халыкларының төрле жанрдагы музыкасы плейлистлары, шулай ук илебез төбәкләренең әкиятләре һәм легендалары турында кызыклы лекцияләр дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса