350 меңнән артык республика кешесе Covid-19 буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать иткән
Бердәм колл-үзәк 2020 елның ноябреннән эшли.
122 номеры буенча кайнар линиягә 350 меңнән артык татарстанлы мөрәҗәгать итте.
Көн саен операторлар вакцинациягә язылу, коронавирус симптомнары һәм табибны өйгә чакыртуга кагылышлы 2 меңгә якын шалтырату кабул итә.
Җавапны көтүнең уртача вакыты – 6 секундтан артык түгел, ә сөйләшүнең уртача вакыты-2,5 минут. Республика халкына сменага 70 оператор консультация бирә.
Вакцинациягә язылу опциясе 2021 елның гыйнварыннан башлап ачык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа