Әлмәттә триатлон буенча Россия чемпионаты уза
Спортчылар өч төр ярышта көч сынашты: йөзү, велоузыш һәм йөгерү.
Әлмәттә триатлон буенча Бөтенроссия Чемпионатының беренче, шәхси этабы тәмамланды һәм җиңүчеләр билгеле булды.

Ир - атлар арасында: Алтын-Григорий Антипов (Санкт - Петербург), бронза - Дмитрий Полянский (Мәскәү), көмеш-Илья Прасолов (Мәскәү) .

Хатын-кызлар арасында: Анастасия Горбунова-беренче, Валентина Рясова (Ростов өлкәсе) - икенче, Елена Данилова (Мәскәү) - өченче.
Алар Россия данын Эстония, Тарту шәһәрендә узачак Европа чемпионатында яклаячак.

Барлыгы ярышта 43 ир-ат һәм 17 хатын-кыз катнашкан.
Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia