Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлеләр - икенче урында!

14-16 февраль көннәрендә Болгарда 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган Татарстан Республикасы укучыларының XIII спартакиада зачетына кергән самбо буенча Татарстан беренчелеге ярышлары булып узды.

Анда 215 кә якын спортчы катнашты. Әлмәт спортчылары да биредә уңышлы чыгыш ясап, югары нәтиҗәләргә иреште. 
70 килограммга кадәр авырлык категориясендә Ольга Еланская беренче урынга лаек булды. 

Икенче урынга Эмиль Гыйззәтуллин (50 кг-га кадәр), Радмир Фуркатжонов (84 кг-гаа кадәр) ия булды. 
Өченче урынны 78 килограммга кадәр авырлык категориясендә Дмитрий Большаков, Диана Нургалиева (48 кг-га кадәр), Динара Габдрахманова (56 кг-га кадәр ) һәм Дарина Сабитова (60 кг-га кадәр) алды. 


Гомуми команда зачетында әлмәтлеләр икенче урын иясе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса