Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтнең «Нефтяник» командасы Казан «Ак Барс»ы белән очрашты

4 август көнне Әлмәттә спорт сөючеләрне, хоккей җанатарларын шатландырган вакыйга булды. Нефтьчеләр каласы Казанның «Ак Барс» хоккей командасын үзендә кабул итте.

Кунаклар Дамир Җәфәров ярдәме белән иптәшләрчә матчның 4 нче минутында ук алга чыктылар, ә икенче периодта Кирилл Семенов, Дмитрий Яшкин һәм Максим Марушев җавапсыз өч алка керттеләр. Очрашуның соңгы өчтән бер өлешендә казанлыларның беренче звеносы ахыргы исәпне билгели. Уен Казан командасының 5:0 исәбе белән җиңүе белән тәмамлана.

Сиренадан соң командалар җанатарларны буллитлар башкару белән сөендерделәр.

Кыска ял көннәреннән соң "Нефтяник" хоккей клубы сезонга әзерләнүен дәвам итәчәк. Ә җанатарларны AlmetOilersCup традицион турнирында көтәчәкләр, ул 10 августта башлана.

 

 

 

Фото: «Нефтяник» АХК матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса