“Татнефть” компаниясе “Ак Барс” хоккей командасы өчен яңа форма тәкъдим итте. Ул эшкәртелгән пластиктан эшләнгән.
“Ак Барс” хоккейчылары кара төстәге бу формадан бозга ял һәм бәйрәм көннәрендә чыгачак.
Ә тамашачы әлеге форманы 14 ноябрьдә “Нефтихимик” белән булган матчта күрә ала.