Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Спорт

Әлмәт шәһәр паркында физкультурачылар көне узды ️

Чараны Әлмәтнең «Беренчеләр хәрәкәте» партнерлары ярдәмендә оештырган.

Әлмәт шәһәр паркында физкультурачылар көне узды ️ 

Әлмәт шәһәр паркы спорт сөючеләрне берләштерде. Физкультурачылар көненә багышланган зур бәйрәм программасы узды. Чараны Әлмәтнең "Беренчеләр хәрәкәте" оештырган.

Чара «Адымнар» полилингваль гимназиясенең физик культура укытучысы һәм триатлон буенча тренеры Ирина Кульчеева үткәргән «Гомумшәһәр зарядкасы» бөтенроссия акциясеннән башланды. Интенсив разминка катнашучыларга спортка әзерләнергә һәм көн буена позитив булырга ярдәм итте.

Зарядкадан соң яшь футболчылар панна-футбол буенча чемпионатның бишенче этабында катнаштылар. Ә җанатарлар һәм бәйрәм кунаклары өчен «Феникс» пейнтбол клубы мавыктыргыч интерактив программа оештырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса