Әлмәттә «Татнефть ралли Әлмәт» узачак
Әлмәттә бөтен илнең әйдәп баручы автоспортчыларын берләштерүче масштаблы спорт чарасы узачак.
18-20 декабрьдә Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендә һәм Әлмәт районында «Татнефть ралли Әлмәт» — төбәкнең һәм бөтен илнең әйдәп баручы автоспортчыларын берләштерүче масштаблы спорт чарасы узачак.
Трассаның гомуми озынлыгы 300 км чамасы тәшкил итәчәк, шуның 60 км чамасы – тизйөрешле участоклар. Катнашучылар өч зачетта көч сынашачак.
Ярышлар Татарстан Республикасының рәсми спорт чаралары календаренә кертелгән.
20 декабрендә 09:30 сәгатьтә ярыш этабы башлана, ә инде 19:00 сәгатьтә иң яхшы экипажлар финишка килә. Фиништан соң ук югары нефть мәктәбе мәйданында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узачак.
19 һәм 20 декабрьдә Экстрим парк территориясендә раллиның сервис зонасы эшләячәк, анда командалар үз автомобильләрен узышның катлаулы һәм кызыклы махсус участокларын узуга әзерләячәк. Тамашачылар өчен керү ирекле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia