Түбән Камада узган төбәкара турнирда Әлмәт боксчылары 6 медаль яулады
Турнирда 244 спортчы катнашты.
Түбән Камада узган төбәкара турнирда Әлмәт боксчылары 6 медаль яулады
19-23 ноябрь көннәрендә Түбән Камада ТР Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Кубогына тренерлар истәлегенә бокс буенча төбәкара турнир узды.
Турнирда Татарстан республикасыннан, Башкортостан республикасыннан, Самара өлкәсеннән, ДНРдан, Казахстаннан, Ульяновск өлкәсеннән, Саратов өлкәсеннән, Пермь краеннан 244 спортчы катнашты.
Әлмәт спортчылары копилкасында түбәндәге нәтиҗәләр:
Тимофеев Дмитрий, Шимановский Матвей, Никифорчин Иван, Миңнегалиев Рубин көмеш медаль яуладылар.
Таһиров Артур һәм Денисов Артем бронза медаль алдылар.
Спортчылар югары категорияле тренерлар Низамиев Р. Р., Бормотов С. А. җитәкчелегендә «Девон» бокс клубы һәм «Юность» спорт мәктәбендә шөгыльләнәләр.
Фото: Низамиев Р.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia