Әлмәт боксчылары Җәлилдә җиңү яулады
Турнирда 46 спортчы катнашты.
Әлмәт боксчылары Җәлилдә җиңү яулады
15 ноябрь көнне Җәлил бистәсендә Сарман районы һәм Әлмәт шәһәре командалары арасында иптәшләрчә очрашу узды. Турнирда 46 спортчы катнашты, алар арасында иң яшьләре дә, юниорлар да бар иде.
Чарасы Җәлил бистәсе тренеры Ильяс Нуриев һәм аның командасы оештырган. Югары категорияле тренерлар Рөстәм Низамиев һәм Сергей Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнүче «Девон» бокс клубы һәм «Юность» спорт мәктәбенә йөрүчеләр бик яхшы әзерлек күрсәттеләр.
Әлмәтлеләр 16 алтын медаль, 8 икенче урынны яулады.
Фото: Р. Низамеев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia