Әлмәт табибы спортның көч төрләре буенча Европа чемпионатында алтын медаль яулады
Спорт

Алия Фәрит кызы становая тяга дисциплинасында чыгыш ясады һәм искиткеч нәтиҗә күрсәтте — 115 кг!

Перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар район хастаханәсенең педиатрия стационары табиб-педиатры Алия Бикчурина Сочида узган «ОЛИМПИЯ – XII» спортның көч төрләре буенча Европа ачык чемпионатында 1 нче урынны яулады.

Алия Фәрит кызы становая тяга дисциплинасында чыгыш ясады һәм искиткеч нәтиҗә күрсәтте — 115 кг!

Котлыйбыз һәм спорт аренасында да, бәләкәй пациентлар белән хезмәтендә дә яңа җиңүләр һәм уңышлар телибез!

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте