Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Спорт

Әлмәт спортчылары алтын медальләр яулады

Әлмәт спортчылары Арина Алексеева һәм Эльмира Никитина көрәш ярышыннан җиңү белән кайттылар.

Арина юниорлар арасында спорт көрәше буенча VI Россия яшьләр Спартакиадасының II этабында катнашты. Ярышлар Пермьдә узды. Яшь спортчы 62 кг га кадәр авырлык категориясендә җиңү яулап, Спартакиада финалына чыкты. Ул 26 июльдән 28 июльгә кадәр Раменск шәһәрендә узачак.

Эльмира Никитина Новосибирскта бөтенроссия турнирында җиңү яулады. Кыз 54 кг категориясендә 1 урынны алды.

Ике спортчы да Татарстан җыелма командасы составында көрәште. Җиңүчеләрне Эльмира Юнысова өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса