Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтлеләр «Алтын юлбарыс-18» мультитурнирында бик яхшы чыгыш ясадылар

Спорт чарасында 2291 спортчы катнашкан.

12-13 октябрьдә Екатеринбург шәһәрендә спортның көч төрләре буенча ачык халыкара фестиваль, «Алтын юлбарыс-18» мультитурниры узды, анда 2291 кеше катнашты.

Татарстан Республикасы командасы Әлмәт, Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 41 катнашучыны тәкъдим итте. Әлмәт шәһәреннән 7 кеше катнашты. Ярыш йомгаклары буенча 24 нче урта мәктәп укучысы Галипов Марат ятып штанга күтәрү буенча беренче урынны алды. Бикчурина Алия - балалар хастаханәсе табибы  беренче урынны яулады. «Стройключ» ҖЧҖ менеджеры Мифтахова Гөлшат йөгерештә беренче урынны алды.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар Тихонов Владимир - следж-хоккей командасы тренеры ярдәмчесе һәм Гордеев Алексей Николаевич - «Промтранс-А» ҖЧҖ архивариусы  беренче урыннарны алдылар. Балантаев Андрей-«Мирас»тренажер залы инструкторы яткан килеш штанга күтәрүдә М-3 ветераннары арасында беренче урынны алды. Команда вәкиле Ришат Фәттахов М-4 ветераннары арасында ятып классик штанга күтәрүдә икенче урынны алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса