Турнирда республиканың иң яхшы 155 спортчысы катнашты.
5-10 февральдә Түбән Кама шәһәрендә 2008-2009 елларда туган егетләр арасында бокс буенча ТР Беренчелеге узды.
Әлмәтне «Девон» бокс клубы һәм«Юность» спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр тәкъдим итте.
Әлмәтлеләр 4 алтын һәм 2 бронза медаль яуладылар.
Барлык егетләр дә көндәшлеккә сәләтле көрәш алып бардылар һәм 4-10 мартта Пензада узачак Идел буе федераль округы беренчелегенә әзерләнү өчен ТР җыелма командасы составында урын яуладылар.
Спортчылар югары категорияле тренерлар Р. Р. Низамеев, С. А. Бормотов җитәкчелегендә күнегүләр ясыйлар.