Әлмәт көрәшчеләре халыкара ярышларда иң яхшылар рәтендә булды.
Безнең спортчылар Дубайда билбау көрәше буенча халыкара ярышларда катнаштылар.
Әлмәт көрәшчеләре Татарстан делегациясе составында булдылар һәм нәтиҗәдә үз үлчәү категорияләрендә аларның икесе – Румил Семкичев һәм Рафаэль Кәлимуллин җиңделәр. Бронзаны якташыбыз Рубин Раджабов яулады.
Әлмәтлеләр Бакуда узган ярышларда да призер булдылар. Анда Румил Семкичев көмеш һәм бронза алды.